КАТАСТРО’ФИК с. 1) Һәлакәтле, бәлале, казалы. Кювье теориясе буенча, Җир төрле урыннарда вакыт-вакыт катастрофик үзгәрешләргә дучар булган. Дарвинизм нигезләре. Безнең Җир планетасында бу күренеш үсемлек, тереклек өчен иң беренче катастрофик хәл була. Н.Гомәров 2) Бик начар хәлдәге, бик түбән яки бик югары дәрәҗәдәге. – Без сездә чакны, әле материал тупланмаган дип, сез бездән дөреслекне яшердегез, – диде ул, – сезнең план катастрофик бер хәлдә бит. А.Расих 3) Котылгысыз характердагы, чарасыз. Морганчыларны туктатканга кадәр, бу арышның уңыш бирүчәнлеге дә катастрофик рәвештә кимеде. Җир чәчәктә |