КАТАСТРО’ФА и. гр. 1) Кинәт килеп чыккан зур һәлакәт. Милли иминлек комитеты вәкилләре катастрофа булган урынга караңгылы-яктылы вакытта ук килеп җиттеләр, ә берничә сәгать үтүгә, гадәттән тыш комиссия җимерекләр, ватык-сыныклар арасында актарына иде инде. А.Тимергалин. Катастрофа нәтиҗәсендә барлык терек организмнар һәлак булганнар; коры җирдә яшәүчеләр туфан белән, ә диңгездәге хайваннар корыда калып һәлак булганнар. Дарвинизм нигезләре. Тимер кою заводларында мондый катастрофалар элек, чынлап та, булгалап торган. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр 2) Иҗтимагый яки шәхси тормышта кискен үзгәрешкә, һәлакәткә, фаҗигале нәтиҗәләргә китергән гадәттән тыш вакыйга, бәла. Көнчыгыш фронты катастрофа хәлендә. Бигрәк тә өченче армия участогында. Х.Садри. Ул кинода уйнаган француз актрисаларының берсе соңыннан автомобиль катастрофасына эләгеп һәлак булган, диләр. М.Маликова. Бу еллар эчендә катастрофа якынлашып килә иде инде. Җир чәчәктә |