КАТА’РСИС и. гр. 1) юг. Укучының яисә тамашачының трагедия барышын күзәткәндә кызгану, геройларның кайгысын уртаклашу хисләреннән соң барлыкка килгән аермачык күзаллау, эчке чистарыну халәте. Аристотель, «катарсис» терминын фәнни кулланышка керткәндә, трагик әсәрләрне зиһенгә алудагы кичерешләрне күздә тоткан була. К.Гыйззәтов

2) псих. Эмоциональ тетрәнү һәм кайгылы хис-тойгыларны кичерүдән соң барлыкка килгән аермачык күзаллау, эчке чистарыну халәте



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә