КАТАПУ’ЛЬТА и. гр. 1) тар. Борынгы заманда крепостьларны камап алу вакытында кулланылган, зур-зур ташлар, бүрәнәләр, уклар, сыек ягулык салынган мичкәләр һ.б. ата торган зур хәрби машина

2) тех. Очучыны, космонавтны һ.б. очу аппаратларыннан автомат рәвештә ыргыту, этеп чыгару җайланмасы

3)тех.Кечкенә аэродромнан, мәйданнан очып киткән самолётка башлангыч тизлек бирү өчен механик җайланма

4) тех. Механизмнарны тикшерү, катапульталау ысулларын кабатлау, очучылар һәм космонавтларга тренировка ясау өчен кулланылган җир өсте җайланмасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә