КАТАМАРАН и. тамил 1) Ике корпустан эшләнгән, бер корпус белән икенчесе ике йөзмә балансир белән тоташтырылган уртак палубалы елга яки диңгез судносы

2) Һинд һәм Тын океан утрауларындагы халыкларда җилкән яисә ишкәк ярдәмендә йөртелә торган гади судно

3) Ике яктан да очланган берничә агач бүрәнәдән ясалган, басма белән тоташтырылган, җилкән яисә ишкәк ярдәмендә йөртелә торган кечкенә судно



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә