КАТАЛОГ и. гр. 1) Китапларның, картиналарның, экспонатларның, кулъязмаларның һ.б. билгеле бер системада, тәртип буенча төзелгән исемлеге. Ул махсус китап шкафлары эшләтеп алды, һәм Коля менә хәзер, каникулга чаклы, аңарга китапларны телләренә һәм форматларына карап рәткә китерергә, каталог төзергә бик теләп булыша. Җ.Тәрҗеман. Укучы балаларга нәшриятлар тарафыннан чыгарыла торган тематик планнар, библиографик язмалар, каталоглар белән танышу да файдага гына булыр. Р.Фәйзуллин. Хәтта иң кечкенә китапханә өчен дә каталог кирәк, аңа яңа алынган һәр китапны язып куялар. Файдалы киңәшләр 2) Исемлеге булган белешмә китап. Бөтен дөньяга танылган мәшһүр Италия нәшрияты «Риццоли», японнар, французлар, испанлылар басып чыгарган бөек рәссамнарның иҗатлары бергә теркәлгән, аерым рәсем галереяларының байлыкларына багышланган затлы җыентыклар, каталоглар – исең-акылың китәрлек! М.Юныс 3) Китапханәдә булган китап исемлеге. Алфавит каталогы. Укучы каталогы. Электрон каталог 4) информ. к. директория. Дискета, винчестер һ.б. саклана торган, файллар кертелгән папка |