КАТА’ЛКА и. сөйл. Үзе хәрәкәтләнә алмаган авыруны салып йөртү өчен кулланыла торган тәгәрмәчле носилка. Элекке авырулардан берәү генә калган, бүтәннәре яңа. Каталка белән кемне алып килгәннәрен, әлбәттә, теге иске таныш әйткән. С.Сөләйманова. [Изаил Харисович] Хәтта аларны өстәлдән каталкага да үзе күтәреп сала иде мондый чакта, ул эшне дә беркемгә ышанып тапшырмый иде. М.Маликова. Каталка этеп кергән ике шәфкать туташы туры шуңар юнәләләр һәм караватта яткан мәрхүмәне каталкага күтәреп салалар. А.Гәрәева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә