КАТАЛИЗА’ТОР и. гр. 1) хим. Сайланма рәвештә химик реакция тизлеген арттыра, акрынайта, тик реакция ахырында үзгәрешсез (диярлек) кала торган матдә. Конверсия реакциясе өчен катализаторны озак эзләргә туры килмәде. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр. Ул серне ачу авыл хуҗалыгында гына түгел, хәтта промышленностьта да, бигрәк тә химиянең яңа технология тармагын ачуда, гелиоэнергетиканы үстерүдә, яңа катализаторлар, чималлар ачуда --- зур уңышларга китерәчәк. Җир һәм туфрак. Әгәр дә реакция җитәрлек дәрәҗәдә тиз бармаса, катализаторлар аны тизләтәләр. Химиянең киләчәге

2) күч. Ниндидер процессны китереп чыгарган яки аны тизләткән фактлар, күренешләр. Һәм шул чагында чәчәкләр серкәләндерүче канатлылар (үсемлекләр эволюциясе процессының бу терек катализаторлары) табигый-фәнни формалар төзелешендә шундый чараларның берсе булып әверелерләр ки, алардан файдалану аркасында, Җир шары (бу юлы инде бөҗәкләр тарафыннан түгел, бәлки кешеләр тарафыннан) яңача итеп, гөл бакчасына әйләндерелер. Умарта кортлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә