КАТА’ I и. Тула оек яки читек белән киелә торган җиңел, тиз генә киеп алырга уңайлы булган кыска кунычлы киез яки күн аяк киеме. Әле аның тез буыннары калтырый, аяклары ачыган йоннан басылган җәенке киез катаны чак кына өстери иде. А.Шамов. Катаны югалтмый гына урам аркылы чыгу зур эшкә әйләнде. Ә.Фәйзи. Газзә, аягына ишек янындагы катаны гына эләктереп, яланөс кар базына чыкты. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә