КАТ II и. 1) иск. Тартым яки килеш кушымчалары белән генә кулланыла: нәрсәнеңдер яны, турысы, аңа якын торган урын. Шул вакыт мәчет катында дөм сукыр бер карт тора. Г.Тукай. Ул, тупаслыкка каршы тупаслык белән җавап бирер өчен, офицер хатынын өстәл катына чакырып китереп, стаканның китеген күрсәтте. К.Тинчурин. Фәрдәнә апа да, елаганын күрсәтмәс өчен, тәрәзә катына китеп басты. Р.Хафизова 2) Кем дә булса тора торган, яши торган урын. Кияү --- кыз катына кич-кич кенә барып йөри. К.Насыйри. Атлар катына йөгереп килсәм – атлар юк! Менә агай, йөдәдем бит. Х.Кәрим. Әгъләмне шул Исхак үтергән, дигәч, түзмәдем, туган, сезнең катыгызга килдем. С.Рафиков 3) Кемнең дә булса алды, каршысы. Гүя син патроннар салып Торасың минем катта. Ф.Кәрим. Бер туку станогы янында өч-дүрт ир кеше басып тора иде, Хәлим алар катына да туктыйсы итте. И.Гази. [Туктар] Сәрхушлегенең аргы ягына чыгып, үпкәсенә бик каты салкын тидереп алгач кына, кабат әнисе катына кайтып егылды... Х.Ибраһим |