КАТ I и. 1. 1) Нәрсәнең дә булса өстен каплап тора торган әйбернең бер катлавы, катлам; яссы җисем (саннар яки аергычлардан соң гына кулланыла). Мирхәйдәр абзыйга өйалдын икенче кат такта белән әйләндереп, ике такта арасына пычкы вагы тутырып, өстәмә бүлмә ясарга туры килде. Ә.Фәйзи. Башымда бер кат яулык кына булуга карамастан шабыр тиргә баттым. Р.Хафизова. Шәһидә алай итте, болай итте, яз җитүгә, Муллагалигә бер кат күлмәк, чалбар юнәтте. А.Расих. – Укырга ирек бирмиләр! – дип, ачу белән үзалдына сөйләнде Коля һәм, тәрәзәнең ике катын да ябып, китабына иелде. Җ.Тәрҗеман

2) Бинаның, корылманың аслы-өсле торган бүлемнәренең берсе. Гыймазовлар йортның аскы катында торалар иде. С.Рафиков. Тугызынчы каттагы бер кешелек бүлмәгә кайтып кердем. Р.Мөхәммәдиев. Китапханә белән уку залы зур йортның икенче катын биләгән икән. И.Туктар

2. рәв. мәгъ. Мәртәбә, тапкыр. Җиде кат үлчә, бер кат кис. Мәкаль. Мин бу вакыйганың ничек булганын, бер нәрсәсен дә калдырмыйча, баштанаяк, тагын бер кат сөйләп бирдем. А.Шамов. Тагын бер сыйфат: һич тә беткәнче ашыйсы түгел, ә иртәнге аш вакытында бер кат тамак ялгап алгач туктыйсы. М.Мәһдиев. Шәһит җиргә төшәргә әзерләнде һәм очар кошлар биеклегеннән тагын бер кат әйләнә-тирәгә күз салды. Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә