КАСЫК и. Гәүдәнең корсактан түбәнге өлеше белән бот төбе арасы. Икенчесе әллә ике, әллә өч мәртәбә касыкка тибеп алды. Р.Мөхәммәдиев. Менә бер заман аның тын алуы җиңеләеп киткәндәй булды, касыктагы каты авырту юкка чыкты. Н.Фәттах. Урам чатындагы карт чаганнар күләгәсендә гамьсез йоклап яткан Дамир, ишекне ачып, касыгына ике-өч төртмичә күзен ачмады. Х.Хәйруллин. Касыгына төрттеләрмени, Каюм урыныннан сикереп торды, юрганын ачып ташлады. Г.Шәрипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә