КАСЫЙДӘ и. гар. 1) кит. Шәрык поэзиясендә ода формасында, мактау яисә үгет-нәсыйхәт характерындагы, баштан ахырына кадәр бер рифмага тезелгән озын шигырь. Бу Габделмән [үз] заманасының билгеле кешесе булган дип уйларга кирәк. Аның турында Сәфәр мелла Салих углы да бер касыйдә (мактау шигыре, мәдхия) язган. Х.Хисмәтуллин. Кара такталар тоткан ачык йөзле кечкенә шәкертләр тезелеп --- касыйдәләр укый башладылар. Х.Кәрим

2) иск. этн. Кызлар исеменә мәдхия, ода язуы яшерелгән бөти (кызлар аны чәчүргечкә тагып йөрткәннәр). Чәчкә касыйдә тагу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә