КА’СТА и. португ. 1) Һиндстанда һәм кайбер Көнчыгыш илләрендә үзләренең чыгышлары, кәсепләре, иҗтимагый хәлләре буенча аерылып, башкалар белән якын аралашмый торган кешеләр даирәсе, ябык иҗтимагый группа, социаль катлам. Бер төр һөнәр кешеләре, һинду дине күрсәтүе буенча, аерым каста тәшкил иткән. М.Мәхмүтов. Һиндстан халкы дүрт кастага бүленгән. Югары кастага брахманнар, икенчесенә сугышчылар, өченчесенә крестьяннар һәм сатучылар, түбән кастага ялчылар кергән. Урта гасыр тарихы

2) күч. Башкалардан читтә торып, үзенчә генә яшәүче иҗтимагый төркем, катлам. Партноменклатура дип әйтергә генә җиңел, бу бит үзенә күрә бер академия узган каста. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә