КАССИР и. нем. Акча кабул итү, бирү, кыйммәтле кәгазьләр, билет сату һ.б. операцияләр башкаручы касса хезмәткәре. Вәгыйзь Каюмов белән танышканда, автотранспорт конторында кассир булып эшли идем. М.Насыйбуллин. Бухгалтер бит ул касса белән эш итми. Касса – кассирда. М.Мәһдиев. Кассирның хәтта кечкенә генә станциядә эшләүчесенә дә никадәр күп сандагы билетлар белән эш итәргә туры килүен уйлап та карамыйлар. Кызыклы математика



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә