КАССЕ’ТА и. фр. 1) Рәсемгә төшерү вакытында фотография пластинкаларын яки фото- һәм киноплёнкаларны сала торган, яктылык тәэсиреннән саклый һәм яктылык үткәрми торган футляр. Фоторәсем төшерүгә хәзерлек кассеталарны һәм аппаратны корудан башланып китә. Фотосөюче. «Киев» аппаратының кассетасын кору өчен, билгеле бер күнегү таләп ителә. Файдалы киңәшләр 2) Магнит лента бер катушкадан икенче катушкага уралган, ике ягына да информация язылган магнитофон ленталарыннан һәм яссы ябык тартмадан гыйбарәт предмет. Сейф киштәләрендә кәгазь тасма рулоннары, магнитофон кассеталары бар иде. А.Тимергалин. Егет, өр-яңа ак күлмәген, әйбәт костюм-чалбарын киеп, машинасына сәхнә йолдызының кассеталарын көйләп, чакырган җиргә китте. Э.Шәрифуллина. Ферромагнитик тасма кассетага, металл яки пластмасса бүкәнгә тигез һәм тыгыз итеп чорналырга, тыгыз катыргыдан ябыштырып ясалган тартмага салып куелырга тиеш. Файдалы киңәшләр 3) Бомбардировщикларда: бер-бер артлы бомбалар төшерү өчен җайланма. Самолётлар, вак бомба тутырылган кассеталар ташлап, мөмкин хәтле күбрәк үтерергә тырыштылар. Ш.Маннур 4) Бертөрле предметларны, детальләрне, материалларны саклау һәм күчереп йөртү өчен махсус җайланма. Иң гади конструкцияле бал агызгычларда кассеталар барабанга беркетелеп куела. Умартачылык. Әгәр кассеталарны артык тиз әйләндермәсәң, кәрәз умартачылар бик ярата торган бу операциягә дә бирешми, үзенең 3–4 кг балын хуҗасына биргәч, кабат тулу өчен, яңадан корт оясына әйләнеп кайта. Үсемлекләр һәм бал кортлары |