КА’ССА и. ит. 1)Акчалар һәм кыйммәтле кәгазьләр саклана торган урын. И-и, күпме интектем шул кассадагы акчага кызыгып! М.Насыйбуллин. Кибетчеләр зар елыйлар: [Закир] кассадагы акчаны ала да чыга да китә, чыга да китә, диләр. Г.Камал. --- Ике көн элек мин кергәндә, кассада егерме бишлекләр түгел, унлыклар да санаулы гына иде бит. М.Насыйбуллин

2) Түләнгән акчаның суммасын талонга, чекка суга торган аппарат, шулай ук аппарат һәм хезмәткәрләр урнашкан урын, кабинка. Аптекада кеше юк диярлек. Касса алдында --- урта яшьләрдәге мыеклы бер ир басып тора. Г.Сәгыйров. Юлия Михайловнаның кассада утыруы безнең өчен бик җайлы иде бит. А.Расих. Өстәлгә калын кәгазьдән эшләнгән бер бәйләм касса тасмасы һәм төймәле зур счёт куйды. М.Насыйбуллин

3)Учреждениенең, предприятиенең, оешманың финанс операцияләр (акча алу-бирү, билет сату һ.б.) алып барыла торган бүлеге. Кәлимәнең тизрәк кассага йөгерәсе, иртәгә булачак шул ук концертка билет аласы килде. Билетлары да театр кассасында сатылмый. К.Тимбикова. Аның һәр сукбай чиратта басып торган билет кассасы янына барасы да килмәде. Ә.Мәхмүдов. Беркөн менә, кулга акча төшкәч, Ирешергә уйлап морадка, Билетка дип театрга барам. Керәм. Касса. Басам чиратка. М.Хөсәен

4) Финанс операцияләре алып барыла торган бүлекнең урнашкан бинасы, эш бүлмәсе яки эш өстәле, эш тәрәзәсе. Керсә, ни күзе белән күрсен, коридорда гомергә булмаганча ут яна, касса бүлмәсенең һәрвакыт бикле торган ишеге шар ачык. М.Насыйбуллин. Кассаның озынча түгәрәк тәрәзәсеннән кассир кызның шома итеп таралган чәче, чәч өстендә энҗеле калфагы күренеп тора иде. Г.Шәрипова. Сине аулакта бер кат ашатып, көйләп алганнан соң, касса тәрәзәсенә бастым да яшен суккан агачтай миңгерәүләнеп калдым: кул сумкасыннан акчаларымны урлаганнар! Р.Низамиев

5) Кредит учреждениеләренең, гадәттә саклык банкының гади сөйләмдәге атамасы. [Илдар:] --- Саклык кассасында да мең ярым сум запасыбыз бар бит, әнкәй, я, нәрсәгә җыясыз ул байлыкны? Ю.Әминов. Менә шундый хәлдә, йөрәге белән инде кемнедер берәүне эзләп йөргән чакта, ул район саклык кассасында эшләүче Наҗия исемле кызны очратты. Ә.Еники. Мин ашыгып кына җыена башладым, саклык кассасындагы таныш хезмәткәргә чылтыраттым (безнең кассабыз бик тыныч, кечкенә, кайвакытта аларда акча да булмый, зур сумма аласы булганда алдан әйтүне үтенәләр). М.Мәһдиев

6) Учреждение, предприятиенең, оешманың кыйммәтле кәгазьләре, акчасы. Кассадагы дәүләт акчасының һәр тәңкәсенә хәтле белергә тиеш ул. М.Насыйбуллин

7) махс. Типографиядә шрифтлар алфавит тәртибендә тутырып куелган күп оялы тартма, әрҗә. Идән чүп-чар белән тулды, кассалар таптап изелде, басу станоклары сафтан чыгарылды, хәрефләр түгелде-чәчелде, конфискацияләнде. Ш.Рәкыйпов. Күк күлмәген кигән наборщиклар Кассаларга килеп бастылар. М.Крыймов. Хәреф кассалары тирәсендә чуалгалыйм, хәреф җыярга өйрәнеп маташкан булам. Ф.Хөсни

8) күч. Акча. Әти мине кешегә санамый, бер сүз әйтми, арага кертми, кассасын гына миннән саклый, якын җибәрми, сату иттерми. Г.Әпсәләмов. Әйтерсең кассирның башы ике дә, аның кулындагы касса – төпсез тоба. М.Насыйбуллин. Бәйрәм җиткән. Акча кирәк – касса коры. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә