КАСМАКЛАНУ ф. сөйл. 1) Касмак, кырындык белән каплану; пычрану. [Кыз] Чәченә ямьсез «химия» ясаткан (ул әле касмакланып, төрле якка тырпаеп тора!) ---. Х.Ибраһим. Аның стеналары касмакланып купкан, шунлыктан ул, кырык ямаулы иске чикмән төсле, алаша булып күренә. Г.Бәширов. Гәүдәсе бөкрәйде, күз кырыйлары эренләп касмакланды, тәне каралды... Я.Зәнкиев. Идәннәре касмакланып каткан авыл советларына, идарәләргә барып керсәң, анда зәңгәрсу гәләфи чалбар балакларын гармун-кунычларга тыгызлап тутырган тук, кызыл чырайлы вәкилләр утыра. А.Гыйләҗев

2) Берәр кайнаган сыеклык, шулпа өстенә күбек, өре җыелу

3) Кабык, кабырчык белән каплану

Касмаклана башлау Яңа гына бераз касмаклану

Касмакланып бетү Бик нык касмаклану, тәмам касмакланган хәлгә килү. --- Бу җиңнәр хәлфәгә кулъяулыгы хезмәтен үти, ахры, касмакланып беткәннәр. К.Нәҗми

Касмакланып китү Кинәт кенә касмаклану

Касмакланып тору Берөзлексез,һәрвакыт касмаклану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә