КАСМАК и. 1. 1) Нәрсәнең дә булса савыт төбенә утырган, көеп ябышкан калдыгы, калган өлеш. Минһаҗ шаярып: – Их, Гөлбану касмак яраткан икән! Туе нинди буранга туры килә, – ди. Г.Ибраһимов. Касмак кыру. Ботка касмагы. Сөтнең касмагы 2) Кабык булып ябышкан юка катлам. Хлорид кислотасын металларны тутыктан һәм тимер касмагыннан чистарту өчен файдаланалар. Химия 3) хим. Югары температурада тимер һәм тимер эретмәләре оксидлашу продукты (нигездә, тимер оксидларыннан FeO... Fe2O3 (Fe3O4) тора). Ул [фильтр] ком, тимер касмагы кебек катышмалардан, өлешчә хлор, авыр металл калдыклары, гербицид, нефть калдыкларыннан чистарта. Химия 4) Имчәк баланың башында була торган кабык, кабырчык 5) Тәңкә. Баягы аждаһаны чапкан чакта, бер касмагы анда калды, ул касмак казан булды. Дастан 6)диал. Өре, элпә. Шулпа касмагы. Кайнаган сөт өстендәге касмак 2. с. мәгъ. диал. Шапшак, җыйнаксыз |