КАСКАД и. фр. 1) Табигый рәвештә елга агымы буйлап киртәләр аша баскычланып төшә торган шарлавыклар яки ясалма шарлавыклар системасы

2) спорт Берәр нәрсәдән төшүне имитацияләгән акробатик ысул, алым (киртә аша, турникет, велосипед, аттан төшү алымы)

3) муз. Опереттада: җыр белән кушылып килгән тиз, кызу бию

4) тех. Бер-бер артлы тоташтырылган элементлардан торган механизм, корылма, җайланма. Ә гидроэлектростанция каскадын нишләтергә? Анысын да туктатыргамы? Юк, алар эшли бирә. Моның өчен Севанга Варденис сырты артыннан аккан Арпа елгасының суын кушарга булалар. А.Муранов. Моңа өстәп, тыныч кына агып яткан елгаларда (мәсәлән, Идел) электр станцияләре каскады төзү һәм шуның аркасында иң уңдырышлы күпме кара туфраклы җирләрне су астында калдыруны да әйтергә мөмкин. С.Шәмси

5) физ. Электр лампасыннан яисә ярым үткәргеч прибор һәм радиоэлементтан торган көчәйткечнең бер өлеше

6) күч. Бер-бер артлы килеп торган күренешләрнең алмашынып, чиратлашып торуы, берәр нәрсәнең күплеге һәм ашкынулы, тыелгысыз, өзлексез, тоткарсыз көчле агышы. Бер якта --- ялгызлык. Икенче якта музыканың мәһабәт каскадлары. Ш.Хөсәенов. Югары пилотаж фигураларын башкару өчен, Анисимов чакырылды. Ул --- фигуралар каскадын уңышлы башкарып чыкты. С.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә