КА’СКА и. фр. Гаскәриләр, төзүчеләр, высотниклар, янгын сүндерүчеләр, металлурглар, спортчылар һ.б. кия торган шлемга охшаган, башны пулялардан, ярчыклардан, бәрү-сугулардан саклау өчен, металлдан, пластмассадан эшләнгән тирән баш киеме. Кухняга килгәч, ул аңа такта өстенә калган ботка салып бирә, каяндыр табылган немец каскасына су да салып куя. Ә.Еники. Таптыйк дошманны, Тере калмасын; Немец каскасы Җирдә аунасын. Ф.Кәрим. Шул секундта ике зәһәр пуля яньчеп үтте корыч каскамны. М.Җәлил |