КА’СД КЫЛУ ф. иск. 1) Һөҗүм итү, һөҗүмгә бару, һөҗүмгә килү. Төшендә күрде кем, Таһирнең дүрт ягын кара этләр килеп камалап, Таһиргә касд кылдылар. Дастан. Бүре дә юлдашына касд кылмас. Мәкаль.Сәнәкләр, мылтыклар, этләр – барчасы моңар [аюга] касд кылалар. Г.Тукай 2) Нәфес сузу, үчегү, усаллану, явызлану, яман нияттә, теләктә тору. Син инде, киявем, эчтән уйлагансың, бу падиша мине касд кылып, үтерер өчен бу сөяккә, богага, каракошка, Барса Килмәс падишага йөрткән, дип. Мин касд кылудан җибәрмәдем сине. Дастан. --- Алар Йосыфның биленә бау тактылар, Үзләренең бәгыренә ут яктылар, Шул коега төшерергә касд кылдылар, – Йосыф ялварса, барсы аны сүгәр имди. Кол Гали 3) Билгеле бер максатка омтылу, теләү. --- – Әгәр атам мине гайре кешегә касд кылса, үземне һәлак кылырмын, – дип, кауле карар вә видаг кылыштылар, вә антлар итеп бер-берсен ышандырдылар. Дастан. Кочаклап үбим дип касд кылды. К.Насыйри 4) Кул салу. Нигә бездән үч алырга... Кеше бәхетенә касд кылганчы, Аллаһы Тәгаләдән үзенә сораса ни булыр иде... Г.Ибраһимов |