КА’СДАН рәв. гар. иск. Юри, аңлы рәвештә, белә торып, хәйлә белән. Сагышың шул кадәр касдан, басып өстән дә һәм астан, Көчәйтте дәрт белә хастам, ничә кәррә, ничә катлар. Г.Кандалый. Юк, бәлки ул [туташ] онытып түгел, касдан калдырып киткәндер рәсемен. Ф.Әмирхан. Беләсеңме, касдан һөҗүм шәригатьтә Йөридер үтерү белән бер рәттә. Әлбәттә, син явызга кыйсас лазем, Калсын бу эш башкаларга гыйбрәткә! М.Гафури |