КАСД и. гар. иск. 1) Теләк, омтылыш, максат, ният, кызыгу. Аннан соң мин үземдәге кәефле каушауны көчләнеп җиңдем дә Аляның күзләрен үбәргә омтылмакчы булдым; ләкин нәкъ шул вакытта ул күзләрен миңа күтәрде дә, оялып, иркәләнеп, минем касдымны белгән шикелле итеп карады. Ф.Әмирхан.Бай булу касды белән гомреңдә күпме шартладың? Алдашып җыйган малыңны ни рәвешле капладың? М.Гафури. Мин теләмәдем баерга, һәм дә касдым булмады, Юк, кирәкми матди байлык, чөнки рух бай булмады ---. Г.Сөнгати 2) Явыз ният, теләк, уй, үч, план. Җаныма касд әйләмәздем хәсрәтемдән гяһе гяһ ---. Г.Тукай. Вирмә күңелең сандыгын шайтан әленә кем, аның Касды – иманыңда вә җаныңда вә каныңдадыр... Ш.Зәки |