КАСӘ и. фар. 1) Кисек конус формасындагы тоткасыз чынаяк, йомры (чәй, варенье, шикәр һ.б. салына); җам, җамаяк. Тирән яшел касә төбендә ялтырап яткан көзге кебек, кечкенә генә түп-түгәрәк күл. Г.Сабитов. Газзә түти чәчәкле касә белән Сәйфулла алдына сөзмә дә китереп куйды. Ә.Еники. Әче бал салынган касә табынны бер әйләнеп чыккач кына җанлану башланды. Я.Хамматов. Түшәкне ул Үргәнечтән җибәргән иде, касәләрне Бохарадан, чапаннарны, кием-салымны Сәмәркандтан. М.Хәбибуллин

2) Гомумән, эчемлекләр салына торган кечкенә савыт. Нигъмәтулла әфәнде, хадимне чакырып алып, тагы берәр касә кофе китерергә кушты. З.Бигиев. Алар хрусталь касәләрен чәкештергәннән соң озак чыңлатып торып эчеп җибәрделәр. Ш.Маннур. Иртән аңа шул ук әнисе бер касә арак бирде, бер чүмеч кымыз, түтәрәме белән ит китерде. М.Хәбибуллин

3)бот. Чәчәк таҗы астында үзара тоташып үскән яшел яфракчыклар боҗрасы. Чәчәкләре ачык ал төстә, биш аерчалы, таҗы һәм касәсе тар көпшәгә тоташкан, баш-башлары бөгелмәле. Урман аптекасы. Гөлҗимешне кырау төшкәнче җыялар. Җимешләрен киптерәләр, касә яфракчыгын киптергәннән соң гына кубарып алалар, чөнки алардан башка җимеше тиз бозыла һәм күкси. Бакчачы белешмәсе

4) күч.Нәрсәнең булса чиге, сыйдыра алу мөмкинлеге.Әҗәл касәсе дәхи тулмыш иде. Дастан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә