КАС хәб. сүз. гар. Үч, каршы, бигрәк тә дошман; үзара ызгышкан, үчеккән, дошманлашкан хәлдә. Шырпы кулга кас, кылыч кынга кас. Мәкаль. Ике яхшы кас булмас, ике яман дус булмас. Мәкаль ◊ Кас дошман Җан алучы дошман, эзәрләүче, явыз, кара дошман. Караңгы төндә йөргәнемдә Кара этләр мине абайлый; Кас дошманнар мине әй сагалый, Хода ихтыяр итми, аралый. Җыр |