КАРЬЯ и. гар. иск. Авыл. Хәлфәбез тотты да мәдрәсәбезне, мәдрәсәбезне генә түгел, карьябезне ташлап каядыр китте. Ә.Еники. Бишенче шарт шулдыр: мөсафирга ляземдер, кайу шәһәргә яки карьягә барса, мөмкин каәр олуглар йортына төшәргә яки олуглар илән өлфәт итәргә, димешләр. Ф.Халиди. Күрше-тирә карьяләрдән шундый хәбәрләр ишетелеп тора. С.Рафиков |