КАРЬЕРИСТ и. фр. к. карьерачы. Карьеристлар, шөһрәт сөючеләр Килә-китә, китә, онытыла. Г.Афзал. – Сез аны карьерист иде димәкче буласыз? – Әйе, әйе, нәкъ үзе... Бик дөрес әйттегез. Карьерист иде, беткәнче карьерист иде, тик кызганыч, шул чакта мин аның йөзен менә болай дөрес итеп билгели белмәгәнмен... Заманга бик оста яраклашкан акыллы карьерист иде шул! Коточкыч кеше!.. Ф.Әмирхан. Файдалы танышлык – карьеристлар эше, герой-адмирал исә – романтик. М.Юныс |