КАРЬЕРИЗМ и. фр. Төрле юллар белән үзенең карьерасы өчен генә тырышу, хезмәттә күтәрелү, алга, үсешкә омтылышы. Хезмәт положениесе белән файдалану һәм карьеризм фактларының тамырына балта чабыйк. Ә.Фәйзи. Гөлсем тагын бер нәрсәне искә алды: иренең һаман капитан булып йөрисе килмидер. Моны карьеризм, эгоизм ише төшенчәләргә кайтарып калдыру гына дөрес түгелдер, кеше кайда гына булмасын, нинди генә эштә эшләмәсен, ул – беренче чиратта, кеше. Ә кеше өчен алга, үсешкә омтылу хас бит. Р.Кәрамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә