КАРЬЕ’РА и. фр. 1) Хезмәттә яки башка өлкәдә танылу, күтәрелү, үсү, мәшһүр булу, дан казану; авторитет һәм дәрәҗә. Үсеп барган карьераның, коммуна начальниклары алдында казанган ышанычның бер көн эчендә кинәт җимерелүе генә борчыды аны. Л.Гыйльми. [Хашим әфәнде:] Сиңа кабат өйләнү турында, карьераң турында уйларга вакыт. Г.Ахунов. Әмма туган халкының язмышы аның өчен кадерлерәк булып чыккан. Шәхси карьера икенче планда калган. Ә.Мәхмүдов

2) Билгеле бер өлкәдә эшләү, хезмәт итү. Аның табиблык карьерасына юл ачкан сәбәпләрнең беренчесе аның үзенең «бүре зәхмәте» дигән җәнлекләр авыруына дучар булуы булган. К.Тинчурин. Әнә шул халык сынавын уңышлы үтсәң, иҗади карьераң да озын гомерле була. Ватаным Татарстан. Әгәр тулысынча сәламәт кеше булса, КЭЦ, ихтимал, педагог карьерасына канәгатьләнер иде. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә