КАРЬЕР II и. фр. 1) Сай яткан файдалы казылмаларны (таш, балчык, ком, руда һ.б.) ачык ысул белән чыгару урыны. Таң ату белән карьерга таш ватучылар, таш юнучылар, башка эшчеләр килделәр. Ш.Бикчурин. Тау буендагы карьерлар белән лагерь арасында туктаусыз йөреп торучы машиналар төзелеш мәйданын таш белән күмеп ташладылар. Г.Сабитов. Харис тракторын тирән карьердан чыгу ягына борды. Ә.Моталлапов

2) Ачык ысул белән файдалы казылмаларны табу буенча эшләгән тау сәнәгате предприятиесе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә