КАРЫШУСЫЗ рәв. 1. Каршылык күрсәтмичә, тоткарсыз, баш тартмыйча. – Барыбызга да шунда барасы бит, – диде колхоз рәисе Мөнәвир Әмин улы, бернинди карышусыз. З.Хәмидуллин. Бу хакта шактый күп сүзләрдән соң, Вәлиулла тоткынлыктан котылу хыялын күңеленнән бөтенләй чыгарып ыргытты, шуның аркасында барсын да карышусыз үтәүче колга әверелде. Ф.Яхин

2. с. мәгъ. Күндәм, тыңлаучан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә