КАРЫШУ II ф. Табигый, гадәти рәвештә үсмәү, боргалану, кәкре-бөкре булып үсү (агач тур.); кәкрәеп кату. Карышып үскән караманы турайталмассың. Мәкаль Карышып алу Берара, бер вакыт аралыгында кәкрәеп үсү Карышып бетү Тәмам, бөтенләй кәкрәеп үсү Карышып калу Беркадәр вакыт узгач, ниндидер сәбәптән соң боргаланып үсү Карышып тору Бертуктаусыз, даими рәвештә карышу Карышып утыру Кәкрәйгән, бөкрәйгән хәлдә үсү |