КАРЫШУ I ф. Әйтелгәнне үтәмәү, кушылганны тыңламау, буйсынмау, каршы килү, киреләнү, үзсүзләнү. – Көчләү башландымы – бала карыша; киресен эшли, – дип үз киңәшләрен бирде Бибинур. Г.Галиева. [Нури:] Уч тутырып акча алганда, кая кушсаң шунда йөгерә иде. Хәзер әйткән бер сүзгә карыша. Ю.Әминов. Тешем-тырнагым, җаным-тәнем белән карыштым. Мин карышкан саен, ул ныграк ябышты. М.Кәрим. Кемдер йокы аралаш мыгырдана, карыша, тартыша, кемдер елый, илерә, гафу үтенә иде. Г.Әпсәләмов

Карышып каткан Тискәре, үҗәт, киребеткән кеше. Кире дигәндә дә инде моннан артык кире булмас, бөтенләй карышып каткан. Г.Камал. [Абдулла:] Зинһар дип әйтәм, карышып катма, мин синең ахмак икәнеңне болай да беләм. Г.Ахунов. Бакасы алга, кысласы артка тарткан, Аяк-куллары карышып каткан. Н.Исәнбәт

Карышып алу Берара, кыска вакыт эчендә карышу

Карышып йөрү Һәрвакыт, гел карышу

Карышып килү Даими рәвештә карышу. Андан Түләк кызга әйтде: – Сәфәр кылдык йөз кеше, Җөгән суйды уч кеше; Атым кәлде ярышып, Кулым кәлде карышып ---. М.Хәбибуллин

Карыша төшү Тагы да бераз карышу

Карышып тору Даими рәвештә, бертуктаусыз карышу; карышу хәлендә булу. Малайлар аны уратып алдылар да кесәләрен актара башладылар, Кәли карышып тормады. Г.Сабитов. Фәридә шалтыратты, барып йөрмә, яңгыр сибәләп тора, диде. Карышып тормадым. Я.Абдуллин. Карышып тору мәгънәсезлек кебек тоелды: Сәгадәт ризалашты. Г.Әдһәм

Карышып утыру 1)Карышу хәле кичерү

2)ф. к. карыштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә