КАРЫШЛА’У ф. 1) Берәр араны, ераклыкны яки берәр нәрсәнең озынлыгын карыш белән үлчәү. Тегүче карчык буен карап та чамалый, ә кыз буен җиде карышлар, имеш. Мәкаль. Тукыманың иңен-буен карышлау

2) күч. Кыйнау, сугу. Становойның чигә тамырларын карышлаганнармы, зөбә кабыргаларын санаганнармы – аларны мин күрә алмадым. Х.Кәрим. Аркасын шактый карышладылар

Карышлап алу Беркадәр, кыска вакыт эчендә, тиз генә карышлау

Карышлап бару Акрынлап, ашыкмыйча гына карыш белән үлчәү

Карышлап бетерү Тәмам, ахырга кадәр карышлау

Карышлап бирү Бернигә карамыйча карыш белән үлчәүне дәвам итү

Карышлап йөрү Һәрвакыт, күптәннән карышлау

Карышлап калу Күптәннән, әллә кайчан карышлау

Карышлап тору Эзлекле рәвештә, даимикарышлаган хәлдә булу

Карышлап чыгу Башыннан ахырына кадәр карышлау. Шулай да борчылма син, әби, әйтәм ич, әти эшләячәк эшләрен элгәре уенда карышлап чыккан инде ул. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә