КАРЫШЛАВЫК и. зоол. Гәүдәсенең уртасын бик дугалап, карыш белән үлчәгән шикелле үрмәли торган яфрак ашаучы, кечкенә генә, киң канатлы, зарар китерүче күбәләкнең корты; русчасы: пяденица. Карышлавык карышлап йөреп ашар. Мәкаль. Бу вакытта кабык өстендә кышлаган башка корткычлар да (ябалак көясе, көя күбәләге, утлач коңгызлар, кышкы карышлавык, таң коңгыз һ.б.) һәлак була. Бакчачы белешмәсе. Крыжовник карышлавыгы крыжовник һәм карлыган яфракларын зарарлый. Бакчачы белешмәсе |