КАРЫШ I и. Озынлык үлчәве берәмлеге – киерелгән кулның баш бармак очы белән урта бармак очы арасы (уртача чирек аршынга тигез озынлык үлчәве берәмлеге). Мөсәббикә буе ике карыш, иңе бер карыш булган агач тартма китерде. Г.Галиев. Кышкы көннең озынлыгы – бер карыш. Ә.Моталлапов. Шуннан соң бу каравылчылар, бер карыш читкә китмичә, каккан казыктай тораташ катып калдылар. Ә.Гаффар. Тик түшәмнән бер карыш чамасы түбәнрәк бордюр сызыгы кирәк булачак. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә