КАРЫНЧЫК и. анат. Йөрәкнең кан тамырлары буйлап канның әйләнешен тәэмин итә торган, тәртипкә салучы өлеше. [Йөрәк] ике яртыга бүленә. Бу яртыларның һәркайсы бер-берсе белән аралаша торган ике бүлектән: колакчыктан һәм карынчыктан тора. Анатомия. Йөрәкнең һәр өлеше үз чиратында бер-берсе белән тоташа торган ике бүлеккә: өске – йөрәгалдына һәм түбәнге – карынчыкка бүленгән. Карынчыклар шактый зур эш башкаралар, канны кан тамырларының бөтен озынлыгы буйлап этәрәләр. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә