КАРЫНКЫ с. диал. Карлыккан, тоныкланган, гырылдаулы (тавыш тур.). Бабай карама эченнән: – Сөйлә! – ди карынкы аваз белән. Әкият. Рәхим бераз карынкы, шулай да матур тавыш белән сөйли башлады. Ф.Әмирхан. Мин кереп, чирек сәгать кадәр торгач, Габдулла әфәнде көтмәгән җирдә миңа бер сөаль бирде, авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә, карынкы вә зәгыйфь бер тавыш белән: – Актык корректура кайчан? – диде. Г.Халит ◊ Карынкы тавыш Бераз карлыккан, кыркуланган тавыш. Аның колак төбендә генә Зәйнәпбануның карынкы тавышы ишетелде. Г.Бәширов |