КАРЫНДЫК и. 1. 1) Күшәүче хайваннар карынының тышчасын тәшкил иткән юка, нык яры. Ибәт абзайга --- хатыннар күренмәсен дип, тәрәзәсенә карындык корса да, Хәдичә абыстайны кыр хезмәтенә җибәрә иде. З.Һади. Ачып җибәрсәң – тегермән ташыдай бер бөтен ипи, торна хәтле бер бөтен каз – каклаган, карындыкка төргән, и чүтеки майлары тамып тора! Ш.Маннур. Баш очында карындыкка төрелгән каклаган каз эленеп тора. Г.Сабитов

2) сөйл. Бала сүрүе, соңгылык, плацента. Бәхетле буласы бала карындагын башына киеп туа, имеш. Мәкаль. Бала карындагы белән туды

2. с. мәгъ. 1) Күшәүче хайваннар карынының тышчасын тәшкил иткән юка, нык яры элпәдән ясалган әйбер. Гөлнур, Сирай белән янәшә, тәрәзә төбенә утырып, карындык бөктәрне актара башлады. К.Нәҗми. Карындык өлгеләр, бер эчкә, бер тышка таба кабарып, лап-лап иткән тавыш чыгаралар. Х.Садри. Карындык тәрәзәле, җир идәнле тәбәнәк куышларда яшәгән кешеләр икенче төрле... А.Гыйләҗев

2) Юка, карындыкны хәтерләткән, карындыкка охшаган. Карындык тәрәзәдән таңның беренче нурлары өй эченә сибелде. Я.Хамматов. Кайбер өйләрдән карындык тәрәзәләр аша тонык кына яктылык күренә. А.Расих. Мөгаен, карындык тәрәзә аша дөнья ничек күренә, бу баланың күз күрүе дә шул чама гынадыр. Г.Якупова

Карындыгын башына киеп туган к. карындык белән туган. Карындык белән туган Бәхет йөзлеге белән туу, бәхетле булып туу (карындыгын башына киеп туган бала бәхетле була, имеш, дигән ышанудан алып әйтелгән, ягъни ул кеше тумыштан бәхетле, тормышта һәрнәрсә үзеннән-үзе аның җаена килә)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә