КАРЫНДАШ с. 1. 1) Бер анадан туган; карендәш. Күкрәк сөте имезеп үстергән, телен ачкан анасына, уналты ел хәләл икмәген-тәгамен ашаткан атасына, бер ятакта аунаган карындаш агасына кул күтәрсенме?! Ф.Латыйфи 2. и. мәгъ. 1) Сеңел (абыйсына карата) 2) Кардәш, туган. Үзенең башын зур тоткан, агаеның башын хур тоткан Карындаш тапмай ятта үләр. Тауда булыр таргыл таш, Тарыкса, күздән чыгар яшь, Тар култыктан ук тисә, Тартып алыр карындаш. Карындашың юк булса, Далада калыр ялгыз баш. Дастан. Арсланбай эшне җиңел өзде: – Безгә карындаш булган ике ыругның өлкәннәре биргән киңәшне бозарга амалыбыз юк. Г.Ибраһимов. Ә монда хәзер аның бөтенесе дә бар. Чөнки карындашы – туганы бар! Г.Гыйльманов |