КАРЫН и. 1) Күшәүче хайваннарның күшәлмәгән азык тула торган капчыксыман эчке органы. Йотылган азык башта зур күләмле карынга эләгә. Зоология

2) сөйл. Ашказаны. Бай тук була, ә ярлы ач – буш була карыны. Н.Арсланов. [Фәридә:] Сезнең карыныгыз ачкандыр. Әзерләп бирим әле. Ю.Әминов. Карыным ачты, бүре йотардай булдым. А.Гыйләҗев. Карынны тутырып, ашыйсы килүне бераз басып торырлык аш кына булсын! А.Шамов

3) Корсак, эч. Кабан кабанның карынын ярмас. Мәкаль. Борыны буртас (озын), карыны картас (калын, юан), Атка менмәс, җәяү йөрмәс, тик тормас. Табышмак. Хөппениса шуның эчәк-карынын юарга кушты. Я.Хамматов. Юк бит, туган, ди, бот кысудан карын тараймый, ди иде. Г.Ибраһимов

4) Аналык, бала урыны. Карындагы бала – алынмаган кала. Мәкаль. Мөгаен, шушыдыр туачак адәми затка җан иңдерү, шушы мизгелдә туадыр яңа җан иясе, тугыз ай ана карынында йөреп түгел. М.Хәбибуллин. Баланың ана карыныннан билгесез дөньяга килеп чыккан мәлендәгечә, тәне җыерылып, куырылып килде. Ә.Гаффар. Әтисе Госман Тимәш авылы кешесе булган, улына әтисен күрергә насыйп булмаган, Габдерәхим ана карынында чагында ук вафат булган. Ә.Мәхмүдов

5)Карындыктан торган капчык, янчык. Кайда булган безнең өй карын май? Х.Кәрим. Бер чеметем тоз, кечкенә кисәк икмәк катысы. Болар һәммәсе карынга төрүле. Г.Ибраһимов. «Корсак» дигәне гамәлдә турсык – мал карыныннан тегелгән капчык, ватылмый да, су да үтми, ялгыш бүселеп кенә китмәсә... Г.Якупова

6) махс. Тиренең карын өлеше. Бай хатыннары тун кия, алтас тун, гадәти төлке карыны эчле яки карсак карыны эчле. К.Насыйри

7) күч. Нәрсәнең булса да эче, яисә эченә камап алынуы. Дөнья карынына кереп ятасың да, калганы җиде катлы Асыл Рух ихтыярына бәйләнгән. Ә.Гаффар. Батальон колоннасын урман үз карынына йотып бетерә язган иде инде. Ш.Маннур. Дөм караңгы дөнья карынында Тыпырчындым! – Мин бер яралгы. Р.Зәйдулла

Карының белән кар ярып, борының белән боз тишеп Тормышта бик күп авыр михнәтләр, газаплар чигеп, анда да бирешмичә, үзең юл ярып яшәргә туры килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә