КАРЫМТАЧЫ и. Карымтада катнашучы; дошман. Унике яшем тулганда, карымтачы минем агаемны үтерде. Өй эчендә ир затыннан иң өлкәне мин торып калдым. Әтием төрек сугышында гаеп булган иде. Үч алу минем өскә төшә. Карымтачының елга-ел, айга-ай, көнгә-көн миңа яшьтәш улы бар. Боташ исемле. Унҗидебез тулган көнне, мин аны үтереп, үч кайтарырга тиешмен. Йола шулай куша. Әгәр карымтачының үзен юк итсәң, ул үлә дә котыла, ә менә улсыз калдырсаң, гомер буе газап чигәчәк. М.Кәрим |