КАРЫМТА и. 1) тар. Талап алынган малны кайтарып алу өчен оештырылган һөҗүм, поход, яу; кару кайтару, үч алу, үч кайтару. Байга барымта юк, ярлыга карымта юк. Мәкаль. Таланган кабилә бер көнне үзе җавап һөҗүм ясый, моны «барымтага карымта» дигәннәр. Н.Исәнбәт 2) иск. кит. Кан дошманыннан үч алу. Карымтага карымта ◊ Карымта кайтару Кан дошманыңнан үч алу, кару кайтару |