КАРЫЛДА’У ф. 1) Бик тупас итеп каркылдау. [Ирсай:] Карга карылдый. Бик карт, ахры: карылдавы бигрәк ямьсез... Р.Харис. Ала карга Үз телендә Салмыш бер шагыйрьдәй Карылдый да карылдый. Ә.Мәхмүдов. Инеш буе чиләк-ләйкәләр чыңлавы, әби-апаларның гөрләшеп сөйләшүләре, каргалар карылдашуыннан күңелле генә яңгырап тора. Р.Төхфәтуллин 2)Тавыклар һәм тавыкка охшашлы кошлар өчен характерлы булган тамак тавышы чыгару. Мылтык тавышыннан өркегән каргалар, чәүкәләр, ояларыннан тузгып, чәрелди-карылдый һавада очып йөри башладылар. М.Галәү. Ул гомере буе тырнагы белән җир тараган, кырда-болында уралган һәм вакыт-вакыт башын күтәреп офтанган, еракларга күз салган, карылдашып үткән торналарга кул селкеп калганда, аның сагыш тулы күзләрендә рәхәтлек уты кабынган. А.Гыйләҗев Карылдап алу Бераз, берара, кыска вакыт эчендә карылдау Карылдап йөрү Берөзлексез карылдау Карылдап китү Кинәт, ниндидер сәбәптән карылдау Карылдап кую Бер генә тапкыр яки кинәт кенә карылдау. Әтәч, бик аптырагандай, карылдап куйды. М.Гали Карылдап тору Бертуктаусыз, даими рәвештә яки вакыт-вакыт карылдау Карылдый башлау Карылдарга тотыну |