КАРЫЙ и. иск. 1. 1) Өлкән яшьтәге, бик карт кеше. Карый килсә, сүз бетәр, Егет килсә, эш бетәр. Мәкаль. Карый белән сабый бер хөкемдә. Мәкаль. Бу ултырган батырлар Нарәң батырны күреп: – Әй карт! Синдәй карыйлар җыраучы була торган, җырлачы, – диделәр. Дастан. Кыш булса төрлүк мивә (җиләк-җимеш) түгеләдер, Күреклек нәбат бөгелеп иңеләдер (иеләдер). Карыйларга манәнд (охшаш) улып бөгеләдер, Карыйлар тик хәлсез булыр кодрәт берлә. М.Колый

2) дини Коръәнне укый торган, аны яттан белүче кеше, хафиз. Ул атасыннан рөхсәт килгәнен дә көтми, карт сукыр карыйга тезләнеп, фатиха ала, аның атаклы шәкерте Сафый карыйга утырып, Коръән ятлый башлый. Г.Ибраһимов. Кыш булдисә, йир йөзендин нигүмәт китәр, Яз булдисә, ут-нәбәт кайра бөтәр, Рузә, намаз йегет кыйлса, куәте бар, Карый булса хәлсез булыр кодрәт берлә. М.Колый. «Көлке»дә баш кешеләр – хәзрәт, карый әфәнде, дамелла, Садыйк хәлфәләр, учительләрдер. --- «Көлке»нең зур каһарманнары – хәзрәт берлә карый әфәндедер. Т.Гыйлаҗев

3) Эшче. Моның үзләренә өч көн үткәч, Дәһханә Басра вакытта атасының бер ничә төрле үлән яратып ашый торган ашыны пешертеп, ахшам булдыкда, караңгылык булгач, бер карый далай лама хатынының киемене киеп, бу ашны бер савытка салып, вади зинданына килеп, зинданчыга ярты алтын биреп әйтте ---. Ф.Халиди

2. с. мәгъ. Карт, өлкән яшьтәге. Күңелегез булгандыр инде карый кешене шулай бимазалап йөрткәч! Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә