КАРЫЗ и. гар. иск. 1) Шартнамәдә катнашучы бер як тарафыннан икенче якка өстәмә түләү һәм кире кайтару шарты белән бурычка бирелгән акча яки матди кыйммәтләр. Карыз, карызны бирү фарыз. Мәкаль. Хаҗибаевка карызга биш йөз сум акча биреп торган идем. Г.Газиз. Хәзрәтнең дә, абыстайның да иманы юк! Атай үзләренә күпме эшләде, бушка малларын бакты. Ә алар, үлгәч тә, аннан карыз сорыйлар. И.Салахов

2) Вазифа, эш, йөкләмә. Бу – безнең милли карызымыз! Мин, әфәнделәр, бөтен төрек-татар милләте исеменнән газәмәтле (данлы) чех-словак гаскәренә актык канымызгача ярдәм итәргә ант итәмен ... Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә