КАРШЫНДАГЫ бәйл. Нинди дә булса оешмага һ.б. буйсынган (шуның идарәсендә) булу мәгънәсен белдерә һәм кушма аергыч ясап килә. Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясе 1938 елның көзендә үзенең эшен төгәлләде. М.Җәлил. Халык бик тиз баһадир юртасы каршындагы мәйданга җыелды. М.Хәбибуллин. Шуның өстенә ул аны, вагонга кергән саен, тәрәзә каршындагы өстәлгә утыртып куя да оныта. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә