КАРШЫНДА бәйл. 1) Берәр кем я нәрсә алдында урнашу. Көзге каршында хат ята. Ш.Җиһангирова. Хәзер ул биек, түшәмгә кадәр җиткән киштәләрнең берсе каршында авышрак итеп тезелгән китапларны күз алдыннан кичерә. Ә.Гаффар. Хәлимнең каршында – ак кәгазь, кулында – карандаш. И.Гази

2) күч. Берәр нәрсә алдында мәгълүматларны яшермичә тору, аларны әйтү. Йосыфка хөкем каршында җавап бирергә туры килә. Дастан. Бу эшләр һәммәсе дә яшерен эшләнгәнгә күрә, ул кәгазьләрнең закон каршында, әлбәттә, һичбер көче юк иде. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә