КАРШЫЛЫКСЫЗ рәв. 1. Карышмыйча, каршы килмичә, киреләнмичә; талаш-ызгышсыз, низагсыз. Заһит атасы әйткәнгә каршылыксыз буйсынды. Я.Хамматов. --- Вәгыйзьләрнең, Мансурларның, орлык ташучыларның, шофёрларның аның һәрбер сүзенә, һәрбер теләгенә каршылыксыз риза булулары да --- барысы да, барысы да шул турыда сиздереп торды. Н.Фәттах

2. с. мәгъ. Икенче бер нәрсә белән капма-каршы булмау. Евклид геометриясе һәм Лобачевский геометриясе каршылыксыз була аламы дип, укучы сорарга мөмкин. Геометрия. Һәр яктан килеп чыккан атлы партизаннарны күреп, конвойның күпчелеге каршылыксыз кулларын күтәрде. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә